Омскида татар теленә игътибар зур
20-22 март көннәрендә Татарстанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үтә. Анда Россиянең төрле почмакларыннан килгән татар телендә белем алучы укучылар катнаша.
Омск өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез әлеге чарага күптәннән әзерләнгән. Алар Казандагы яшьтәшләре белән татар телен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрендә үзара көч сынашырга да әзер.
Омскида татар милләтен, гореф-гадәтләрен саклап калуда зур эшчәнлек алып барыла. Анда татар теле гаиләләрдә генә түгел, ә мәктәптә дә өйрәнелә. Ә 2012 елдан исә татар телен балалар бакчаларында да өйрәтә башлаганнар.
Омск өлкәсенең Тара районында узган татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада әлеге эшчәнлекнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күрсәткән. Укытучылар сүзләренә караганда, Омскида татар телен өйрәнүче укучыларның Казан укучыларыннан бер ким җирләре дә юк. Киресенчә, аларның күбесе татар телендә матур итеп сөйләшә, уку-язу кагыйдәләрен яхшы белә.
Бүгенге көндә Омскида милли компонентлы 54 мәктәп исәпләнә. Аларда төп фәннәрдән кала татар, казах, алман телләрен дә өйрәнәләр. Бу укучыларда үз милләтләренә хөрмәт тәрбияләргә, туган телләренә карата кызыксынуларын арттырырга ярдәм итә.