Укучыларда милли үзаң тәрбияләү
Телне буыннан-буынга тапшыру процессында “Ана” дигән бөек затның роле искитеч зур. “Ананың баласына биргән иң зур бүләге – аның теле” дип халык юкка гына әйтми.
Шуны истә тотып, хөкүмәтебез карары белән 1993 елда, ягъни моннан унҗиде ел элек республикада татар телендә белем бирүче бердәнбер кызлар гимназиясе ачылды. Ун бала... Булыр-булмас бер класс. Күрәсең, изге эшнең башлангычы уңышлы булгандыр, бүгенге көндә бу сан 250гә җитте.
“Кызлар гимназиясе шартларында әхлаклы, рухи яктан бай һәм сәламәт татар хатын-кызы тәрбияләү” дип аталган исем астында гимназия программасы төзелде. Эмблемасы кабул ителде. Нәҗибә Ихсанова тарафыннан гимн язылды.
Кызларыбызга һәр яктан тирән белем бирү, аларны кайгыртучан әйбәт хуҗабикә, гаилә учагын саклаучы зыялы ана итеп тәрбияләү максаты куелды.
Югарыда санап кителгәннәргә нигезләнеп, гимназиябез үз өлгесен эшләде.
Безнең уку йортыннан урта белем алу белән бергә кызларыбыз тагы нәрсәләрне белеп, аңнарына сеңдереп чыгарырга тиешләр соң? Беренчедән, алар – булачак хатын-кыз, шулай икән, аларның үзләренә генә хас кабатланмас йөзе булуы, җәмгыятьтә үз-үзен тота белүе мөһим. Икенчедән, кызларыбыз – гаилә учагын саклаучы хуҗабикә. Ә аннан ни таләп ителә?! Ирең белән аңлашып яшәү, өй эшләрен яхшы белү, тәмле ризык әзерләү, гаиләдә сәламәт яшәү рәвеше алып бару... Безнең кызлар – булачак аналар һәм үзләре дә анасын яратучы кыз бала, шулай ук яхшы белгеч тә, җәмәгать эшлеклесе дә булырга тиеш. Биредә дә аңа таләпләр югары куела: һәрвакыт мөмкинлегеңнән чыгып эш итү, конкуренция шартларына сәләтле булу, үз тормыш позицияңне булдыру, булдыклы якларыңны күрсәтә белү. Без аларны шундый итеп, ягъни зыялы хатын- кыз итеп тәрбияләргә тырышабыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Укучыларда милли үзаң тәрбияләү | 10.61 KB |