Габдулла Тукай образының татар әдәбиятында чагылышы
Тукай иҗаты 1906 нчы елларда ук шул чор зыялыларын кызыксындырган. Ризаэтдин Фәхретдин беренчеләрдән булып яшь шагыйрьнең шигъри куәтенә сокланып, аның әсәрләренә игътибар итә. “Без Тукаевны назымнары сәбәбеннән таныдык. Милли шагыйрьләремезнең даһиларыннан улачагыны өмид идәрез”, - ди.
Аның бу фикере 1906 нчы елның 27 нче июнендә “Вакыт” газетасында басылып чыга. Шул ук чорда Тукай иҗатына сокланулары турында Галиәсгар Камал һәм Г.Сәгъдиләрнең язмалары бар. 1913 нче елларда Г. Ибраһимовның шагыйрь иҗатына каршылыклы һәм кискен мөнәсәбәтен күрсәткән “Татар шагыйрьләре” дигән хезмәте басылып чыга. Вакытлы матбугат битләрендә Тукай иҗаты тирәсендә фикер алышулар көчәеп китә. Җ.Вәлиди, И.Габди, З.Ярмәки кебек татар зыялылары үзләренең Г.Тукай иҗаты белән горурланулары турында язып чыгалар. Тукай мирасын, иҗатын яклаучы һәм пропагандалаучылар арасында Ш.Әхмәдиев, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Рәфикый, Г.Кәрам, Г.Рәхимнәр дә бар.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Габдулла Тукай образының татар әдәбиятында чагылышы | 12.42 KB |