Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан укытучысы беренче урынны алды
Шушы көннәрдә Мәскәүдә укытучыларның һөнәри осталыгы буенча “Минем яраткан дәресем” дигән темага уздырылган Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. Татарстан укытучысы Фәния Хөснетдинова әлеге бәйгедә яраткан дәресе турында сөйләп беренче урынны алды.
Бәйгедә Россиянең барлык төбәкләреннән дә укытучылар катнашты. Оештыручыларның сүзләренә караганда, бәйгедә катнашырга 710нан артык укытучы теләк белдергән. Бәйгенең финал өлешенә бары тик 200 укытучы гына чыккан. Калининградтан алып Якутиягә кадәр укытучылар катнашкан бу бәйгедә Татарстан укытучылары да бар иде. Шуларның берсе, бәйгедә беренче урын алган Югары Ослан районының Килдеево мәктәбе укытучы Фәния Хөснетдинова белән бәйге хакында да, үзе укыткан төбәктә мәктәпкә кагылышлы мәсьәләләр турында да сөйләшү мөмкинлеге булды.
Казанда педагогия институтының география бүлеген тәмамлаган 39 яшьлек Фәния ханым инде 17 ел буе укытучы булып эшли. Бөтенрусия бәйгесендә беренче тапкыр гына катнашса да, ул Татарстанда республика күләмендә уздырылган күптөрле бәйгеләрдә катнашкан һәм аның уннан артык мактау таныкламалары һәм дипломнары бар. Фәния Хөснетдинова үзенең яраткан дәресе итеп табигать белеме дәресен алган һәм эшенең өндәве итеп инглиз язучысы Бернард Шоуның “Белемгә илтүче бердәнбер юл – эшчәнлек” дигән сүзләрен китергән.
“Минем дәресләремдә мин укучыларны гына түгел, укучыларым да мине өйрәтә. Мин аларга дәрес темасы буенча иҗади фикерләү булырга тиеш дип өйрәтәм. Ни өчен бу дәрес – минем яраткан дәресем? Чөнки мин аны яраткан укучыларым белән бергә алып барам. Ул балалар белемнән туймыйлар, аларга дәрестә кызыклы. Шуңа күрә ул дәрестә туган як табигате дә, глобус буйлап сәяхәт тә, табышмаклар, башваткычлар да бар һәм бу шөгыльләр миңа дәресемне кызыклы итеп үткәрергә ярдәм итә”, ди Фәния ханым.
Фәния Хөснетдинова Югары Ослан районының Татар Макылы авылында яши. Авыл мәктәбендә 200дән артык бала укыса да, укытучы урыны булмаганга, ул башка мәктәпләрдә укытырга мәҗбүр. Шунысы кызыклы, Фәния ханым үзләреннән 12 чакрым булган, урыслар гына яшәгән Килдеево авылы мәктәбендә татар теле һәм табигать белеме, ә 20 чакрым ераклыктагы Вахитов авылы мәктәбендә информатика укыта. Эшкә ул үз машинасында йөри. Күпкырлы белемгә һәм тәҗрибәгә ия булган бу укытучының укыту мәсьәләләренә кагышлы фикерләве дә игътибарга лаеклы.
Тулырак мәгълүмат һәм интервью белән http://www.azatliq.org/content/article/24506925.html адресы буенча таныша аласыз.
Фикерләр
Ильфар
8 Март, 2012 - 00:57
Permalink
Тырышкан таба ул...
Афәрин, Фәния ханым!!! Котлыйбыз. Киләчәктә иҗади уңышлар юлдаш булсын әлеге укытучыга...
Тик берничә җөмлә күңелгә тиде!?:
"...Татар Макылы авылында яши. Авыл мәктәбендә 200дән артык бала укыса да, укытучы урыны булмаганга, ул башка мәктәпләрдә укытырга мәҗбүр. Шунысы кызыклы, Фәния ханым үзләреннән 12 чакрым булган, урыслар гына яшәгән Килдеево авылы мәктәбендә татар теле һәм табигать белеме, ә 20 чакрым ераклыктагы Вахитов авылы мәктәбендә информатика укыта. Эшкә ул үз машинасында йөри..."
Рәсәйкүләм бәйгедә җиңү яуларлык укытучыны күрә белмәгәннәр ахрысы? Югыйсә көнендә генә ирешелә торган уңыш түгел! Әллә күрергә генә теләмәгәннәрме? Андыйлар булган булса Сез аларның "борыннарына чирткәнсез", Фәния ханым! "Тырышкан табар, ташка кадак кагар" шул ул, афәрин!!!