Мамадыш укытучылары Кембриджга юнәлерме?
"Regnum" мәгълүмати агентлыгы бу сорауга әлегә шикләнеп карый. Әлеге язманы инде "1 сентябрь" басмасы да күтәреп алырга өлгергән. Үзенең язмасында (http://regnum.ru/news/1501903.html) ул Татарстан Республикасы министры Альберт Гыйльметдиновның Мамадыш районында инглиз теленнән белем бирүче укытучыларга Кембридж университетында бер айлык практика узып кайтырга тәкъдим итүе турында хәбәр итә.
"Regnum" мәгълүмати агентлыгы әлеге укуларның күпме торуын да санап чыгарган. Күп тә, аз да түгел - 369 мең сум. Чыннан да, аз акча түгел. "Тәкъдим итүен тәкъдим итте, әмма аның күпме торуын искә алып тормады", - дип белдерә агентлык.
Шундый язмалар басылуына карамастан, билгеле бер тырышлык куйганда, без республикабыз укытучыларының дөньядагы иң яхшы укытучылар рәтенә керәчәгенә шигебез юк.
"Белем.ру"