Җәлил бистәсе буйлап сәяхәт
3 Feb, 2012 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Җәлил бистәсенең муниципаль мәктәпкәчә тәрбия бирү бюджет учреждениесе гомуми үстерү төрендәге 6 нчы “Теремкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Дәүләтҗанова Регина Дамир кызы
Әйе, балалар, батыр кешене кешеләр һәрчак зурлыйлар, аны мактыйлар, аның турында онытмыйлар. Бу шигырьне язган шагыйрь абыегыз үзе дә зур батырлыклар күрсәткән. Аның исеме – Муса Җәлил. Аның турында сөйләшкәндә без һәрчак герой-шагыйрь дибез. Ул безнең илебезне дошманнардан саклаган, дошманнар аны тоткач та югалып калмаган, аларга каршы көрәшен дәвам иткән. Әнә күрәсезме ул бүген безгә биек һәйкәлдән карап тора. Аңа авыр сугыштан туган иленә исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмый. Шуңа ул һаман да сугышчы киеменнән. Муса Җәлил фашистларга каршы корал белән генә түгел, ә шигырьләре белән дә көрәшкән.
Геройларны кешеләр онытмый дигән идек. Менә бу батыр татар улы да онытылмаган. Без, балалар, аның исемен йөрткән бистәдә яшибез.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Җәлил бистәсе буйлап сәяхәт (мәктәпкә әзерлек төркеме) | 10.67 KB |
Ресурс төре:
Тематика: