Төмәндә иң яхшы татар егете һәм кызын эзлиләр
Төмән өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез әлеге төбәк татарларын берләштерү максатыннан берсеннән-берсе кызыклы һәм файдалы чаралар оештырып тора.
Шушы көннәрдә анда берьюлы ике бәйге - «Татар егете — 2012» һәм «Себер йолдызы — 2012» конкурсларының сайлап алу этабы турында игълан ителде. Бу бәйгеләрнең быел инде 5нче мәртәбә уздырылуын исәпкә алганда, аларның күптән инде матур традициягә әверелүе бәхәссез. Әлеге чаралар Төмән өлкәсенең милләт, мәдәният эшләре буенча комитеты, Төмән шәһәренең татар мәдәнияте үзәге, әлеге төбәкнең татар яшьләре берләшмәсе һәм Төмән татарлары конгрессы тарафыннан оештырыла.
Конкурсларның төп максаты — татар милләтенең гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен үстерү, татар телен саклап калу һәм мәңгеләштерү. Татар яшьләрен әхлаклы, милләт язмышына битараф булмаслык итеп тәрбияләү шулай ук иң зур бурычларның берсе булып кала бирә.
Әлеге чарада 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булган егет һәм кызлар катнаша ала. Алардан татар милләте, гореф-гадәтләре турында хәбәрдар булу, татар телендә дөрес һәм матур итеп сөйләшә белү таләп ителә.
Конкурсларны оештыручылар бик тә юмарт: бәйгеләрдә җиңеп чыккан егет һәм кыз иң зур бүләк — машинага лаек булачаклар.