Сак бул – ток!
21 May, 2008 Сылу
Кызганыч, республикабызда балалар катнашында ток сугып һәлак булган очраклар бик күп. Мисал өчен, 10 яшьлек малай “Әмәт” станциясендә товар поезды вагонының өстенә менеп, ток сугудан якты дөнья белән саубуллаша.
Электр белән бәйле фаҗигале вакыйгаларны булдырмау максатыннан, Казан шәһәренең Җиңү Паркында 30нчы май көнне мәктәп укучылары өчен “Имин каникуллар” исемле бәйрәм узачак.
Электр җиһазлары белән бәйле саклык чаралары нинди? Ток суккан кешегә беренче медицина ярдәмен ничек күрсәтергә? Укучылар бу сорауларга уен формасында үткәрелгән “дәресләр”дә җавап табачак.
Бу чараны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Татэнерго” ААҖ оештыра.