Татар телен бушлай өйрәнергә теләсәң
Республикада яшәүчеләрнең (аерым алганда дәүләт структуралары, бизнес тармагында эшләүче белгечләрнең) күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты татар теле курсларын оештыра.
Укытулар Татарстанның Министрлар Кабинеты ярдәме белән түләүсез алып барылачак һәм ул 3 ай дәвам итә.
Филология һәм сәнгать институтының Карьераны үстерү һәм халыкара сертификатлаштыру үзәге башлыгы Рөстәм Миннәхмәтов сүзләренә караганда, татар теле белән кызыксынучылар артканнан-арта бара. “Бу гайре-табигый күренеш, чөнки республикада ике дәүләт теле. Һәм тармакларда хезмәт күрсәтүче белгечләргә татар, рус һәм инглиз телләрен белгән очракта үз эшләрен алып бару күпкә җиңел һәм нәтиҗәле булачак. Бу өлкәдә вуз бай тәҗрибәгә ия. Филология һәм сәнгать институтында курсларны уздыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган: яхшы әзерлекле белгечләр эшли, лингафон кабинеты һәм тиешле укыту-методик чаралары бар”, - ди үзәк җитәкчесе.
Курслар коммуникатив методика буенча ике төркемдә: башлангыч татар теле һәм татар телен өйрәнүне дәвам итү юнәлешендә алып барыла. Әлеге курслар турында тулырак Карьераны үстерү һәм сертификатлаштыру үзәге белгечләреннән белешеп була (адресы: Татарстан урамы, 2 йорт, тел. (843) 293-94-52).
Курслар буенча оештыру җыелышы 2 февральдә 18.00 сәгатьтә үткәрелә, ә укуларда катнашу өчен гариза үрнәге һәм тулы мәгълүмат ФСИ сайтында (ifi.kpfu.ru) урнаштырылган. Анкета һәм гаризаны Белем.ру порталында да тәкъдим итәбез (сайтның татар телендә (дәүләт телендә) версиясе әле дә эшләмәү сәбәпле, уңайлы итеп үзебезнең порталда да бирергә булдык).
ps. Әлеге институт шулай ук 9-11 сыйныф укучылары арасында "Мин туган телемдә сөйләшәм" бәйгесен үткәрә.
Чыганак: http://intertat.ru/tt