Иртәгә физика һәм Россия тарихы фәннәреннән БДИ (БРИ)!
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 2008 елның 22нче маенда “Россия тарихы” һәм “Физика” фәннәреннән Бердәм дәүләт имтиханы уздырылачак. Бу сынаулар Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының чыгарылыш IX (XI) сыйныф укучыларының дәүләт аттестациясе кысаларында узачак.
Имтихан сәгать 10:00 башланып, 3,5 сәгать (240 минут) дәвам итәчәк.
Барлыгы БДИда катнашырга Россия тарихы буенча – 2454, ә физика фәненнән 3412 укучы теләк белдергән. Бердәм республика имтиханында исә Россия тарихыннан – 46 укучы, физикадан – 68.
БДИ һәм БРИ материаллары тупланган махсус пакетны Татарстан Республикасының Дәүләт имтихан алу комиссиясе вәкилләре (Казан шәһәренең югары уку йортлары укытучылары) җиткерәчәк.