Кәрим Тинчурин иҗатына багышланган әдәби музыкаль кичә (рус төркемендә белем алучы балалар өчен)
- Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле дуслар! Татар театр сәнгатен үстерүгә кыйммәтле өлеш керткән драматург Кәрим Тинчуринның 120 еллыгына багышланган кичәбезне башларга рөхсәт итегез.
1923 нче ел. Кәрим Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” драмасын иҗат итә. Анда сугыш афәтенең халык тормышына, аерым шәһесләр язмышына тәэсирен күрсәтә.
Әсәр музыкаль жанрда язылган. Анда сүрәтләнгән аулак өйдә кич утыру күренеше, егетләр белән кызларның кара-каршы җырлаулары, шаян сүз, көлке, “Каз канаты” җыры, бер яктан әсәргә лиризм өстиләр, икенче яктан трагизмын арттыралар.
“Сүнгән йолдызлар” бүген дә, заманча актуальлеген югалтмаган әсәр буларак, театр сәхнәләрендә уңыш белән бара.
Менә без дә, халкыбызның шул матур традицияләрен дәвам итеп, сезне каз өмәсенең күңел ачу кичәсенә чакырдык.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Кәрим Тинчурин иҗатына багышланган әдәби музыкаль кичә (рус төркемендә белем алучы балалар өчен) | 12.37 KB |