2012 ел...
Яңа елны каршылау гадәте моннан якынча дүрт-биш мең ел элек Месопатамиядә башланып киткән. Инде ул чакларда ук кешеләр ел фасыллары алышынуын аңлаганнар, елның һәр фасылы кабатлануын зарыгып көткәннәр, бәйрәмнәр оештырганнар.
Ул вакыттан соң инде күп сулар аккан, күп гасырлар һәм еллар үткән. Календарьлар барлыкка килгән, илләр оешкан, диннәр туган, буыннар алмашкан, цивилизацияләр үзгәргән. Һәр халык, халык кына түгел - һәр кеше - Яңа елны үзенчә аңлый, үзенчә каршы ала. Кем өчендер Яңа ел ул туган көнне башланып китә, кемдер Ай календаре буенча елларны санап бара, ә кемдер Кояшка ориентлаша. Ә укытучы халкы "Яңа елны" 1 нче сентябрь көнне дулкынланып каршы ала...
Шулай да, иң күп санда халыклар каршы алган Яңа ел - Григориан календаре буенча. Әлеге календарь 1582 елның 4 нче октябре көнне Рим папасы Григорий XIII тарафыннан кертелә, аңа кадәр Яңа елны Юлиан календаре буенча каршы алганнар.
Бу көндә рәсми булып кереп киткән Яңа елны бөтен дөньяда диярлек каршы алалар. Үз кытай календаре булган кытайлар да, үз Нәүрүз бәйрәме булган төрки халыклар да, үз Рош Ха-Шана бәйрәме булган еврейлар да, үз Ысыах бәйрәме булган якутлар да, шул исәптән татарлар да. 1 нче гыйнварда финанс елы башлана, дәүләт һәм хөкүмәт еллык планны үтәргә керешә, ә астрономнар Кояш хәрәкәтенең яңа циклын күзәтүгә тотыналар.
Яңа елны каршы алу киләчәккә яңа өметләр баглау, яңа теләкләр теләү белән нык бәйләнгән. Һәр кеше киләсе көннең, киләсе елның, киләсе гасырның, гомумән, киләчәкнең бәхет-шатлык алып килүен тели. Үзенә, якыннарына, туганнарына, дусларына изге теләкләрен җиткезә, котлаулар юллый.
Без дә сезнең һәр көнегез бәхет-шатлык алып килүен, һәр көнне яңа уңышларга ирешүегезне телибез. Тәнегез сау-сәламәт, рухыгыз нык, җаныгыз бәхетле булсын!
Кытай календаре буенча 2012 ел - кара су аҗдаһасы елы - 2012 елның 23 нче гыйнварында 15 сәгать 39 минутта башлана. Ә безнеңчә Яңа елны каршы алу - Нәүрүз бәйрәме - 21 нче мартта үткәреләчәк.