Казан гимназиясе “Сколково мәктәбе” дип аталу хокукы алды
20 Dec, 2011 root 0
Татарстан мәктәпләренең берсе “Сколково мәктәбе” дип аталу хокукы алды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов “Парламент дәресләре-2011” кысаларында укучылар арасында үткәрелгән иҗат эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасындагы чыгышында белдерде.
Россия буенча андый инновацион мәктәпләр унау булачак. “РФнең 10 инновацион мәктәбе “Сколково” фонды исәбенә үсеш алачак, - диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә министр. Шулай итеп, Казанның 19 нчы гимназиясе “Сколково мәктәбе” дип аталачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru