“Энҗе” татар балалар бакчасы ачылды
2 Dec, 2011 root 0
Кичә, 1 декабрь көнне, Яңа Савин районында Бондаренко урамы 24а адресы буенча “Энҗе” татар балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение 120 урынга исәпләнгән. Шәһәр җитәкчесе яңа объектны карагач, “Таиф СТ” компания төзүчеләренә вакытында өлгерткән өчен рәхмәт белдерде һәм бу тантанага килгән гаиләләргә сәламәтлек, бәхет теләде.
Илсур Метшин балалар бакчалары мөдирләренә спорт кирәк-яраклары алу өчен сертификат тапшырды, ә балаларга - йомшак уенчыклар һәм татлы ризыклар өләште.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru