Химия һәм җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт һәм регион имтиханнары башлана
16 May, 2008 Раил Гатауллин
Уку елы тәмамланырга да инде күп калмады... Ә соңгы елларда уку елы тәмамлану турында сүз башлауга ук БДИ (ЕГЭ) искә төшә. Бу уку елын тәмамлаучы укучылар да инде күптән ике куллап әлеге имтиханнарга әзерләнәләр.
Иң якындагы беренче шундый имтиханнар 19 май көнне үтәчәк. Бу көнне укучылар химия һәм җәмгыять белеменнән үз көчләрен сынаячаклар. Республикабызда химия буенча белемнәрне сынау өчен 50, җәмгыять белеме буенча 61 махсус имтихан алу пункты оештырылган.
Химия буенча имтихан тапшырырга ЕГЭны 1690, ЕРЭны 84 укучы, җәмгыять белеме буенча ЕГЭны 6928, ЕРЭны 66 укучы теләк белдергән.
Сәгать 10.00 дә башланган әлеге имтиханнар 3 сәгать дәвамында барачак.