Татарстан Президенты Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мәктәпләрендә татар теле укытучылары белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мәктәпләрендә татар телен укытучылар белән очрашты. Очрашу Мәскәү шәһәренең этномәдәни татар компонентлы гомум белем бирүче 1186 нчы мәктәптә узды.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар мәктәп бинасын карады, классларда, спорт залында булды, шулай ук “Татар халык музее” мәктәп этнография музее экспозициясе белән танышты.
Бүгенге көндә Мәскәүнең 1186 нчы мәктәбендә 370 бала белем ала, аларның 70 проценты татарлар, калганнары 30дан артык милләт вәкиле.
Мәктәптә база программасы белән бергә өстәмә дәресләр буларак, татар теле һәм әдәбияты, татар халык тарихы, милли ашлар, билбаулы көрәш, гамәли сәнгать дәресләре укытыла.
Мәктәп Муса Җәлил исемендәге Советлар Союзы Герое исемен йөртә, 2008 елда мәктәп территориясендә герой шагыйрьгә һәйкәл ачылган.
Рөстәм Миңнеханов укытучыларга мәктәптә татар телен һәм татар халык тарихын укытуга, татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүгә зур игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Татарстанда Интернет челтәрендә татар телен һәм татар халык тарихын дистанцион укыту программасын булдыру буенча җитди эш алып барыла, дип билгеләп үтте.
Мәскәү шәһәренең 1186 нчы гомуми белем бирү мәктәбе 1997 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның актив катнашында ачылган булуын да искәртеп үтәргә кирәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru