"Канатлы дустым ашханәсе" фотосюжетлар бәйгесе башлана
22 Nov, 2011 Раил Гатауллин 0
"Сабантуй" балалар һәм яшүсмерләр газетасы "Белем.ру" порталы белән берлектә чираттагы бәйгене - "Канатлы дустым ашханәсе" фотосюжетлар бәйгесен игълан итә. Әлеге бәйге аеруча табигать сөюче дусларыбыз күңеленә хуш килер, дип уйлыйбыз. Ул 1 декабрь көнне башланачак һәм кышның соңгы аенда аның нәтиҗәләре билгеле булачак.
Бәйгедә I-XI сыйныф укучылары катнаша алалар.
Бәйгенең максатлары:
- Кышкы салкыннарда канатлы дусларыбызга ярдәм кулын сузу - алар өчен җимлек булдыру һәм ашатып тору.
- Фотография, интернет һәм компьютер графикалары өлкәсендә укучыларның белемнәрен ныгыту.
- Фотосюжет ясарга һәм аның нигезендә каләм тибрәтергә өйрәнү.
- Табигатьне саклау һәм яклау буенча пропаганда алып бару, табигатькә карата ихтирам үстерү.
Тулырак мәгълүматны "Сабантуй" газетасы форумына кереп укый аласыз.
Конкурслар бите:
Конкурслар битенә урнаштыру
Статус:
Статус: тәмам