“Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең иң яхшы дини белем бирү учреждениесе (мәдрәсәсе)” I республика конкурсы старт алды
Бүген “Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең иң яхшы дини белем бирү учреждениесе (мәдрәсәсе)” I республика конкурсы старт алды. Әлеге конкурс 2011-2012 уку елында үтәчәк. Аның оештыручысы - Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте.
Конкурсның максаты: дини гыйлем бирүне үстерү, популярлаштыру, студентларның белем сыйфатын яхшырту, укытучыларның белгечлек дәрәҗәсен арттыру, студентларны төрле иҗтимагый чараларда катнашуга чакыру.
Конкурста мәдрәсә, китапханә, тулай торакның халәте, укытучылар составы (фәнни дәрәҗә, укыту стажы, публикацияләр); студентларның төрле чаралардагы активлыгы (олимпиада, спартакиада, иҗтимагый чаралар) исәпкә алыначак.
Конкурсның нәтиҗәләре уку елы азагында билгеле булачак.
Өстәмә мәгълүмат Диния нәзарәте сайтының (http://dumrt.ru/documents) ДОКУМЕНТЛАР бүлегендә.
Чыганак: http://dumrt.ru