"Иделем акчарлагы" бәйгесе ахырына якынлаша (+ нәтиҗәләр)
Талантлы яшь язучыларны барлау, иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыру һәм камилләштерү максатыннан, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Дәүләт оешмасы «Идел» яшьләр үзәге «Иделем акчарлагы» исемле конкурс үткәрә. Быел ул унберенче мәртәбә оештырыла.
Быел бәйгенең беренче турына 100 автор үзләренең иҗат җимешләрен җибәрде.
Жюри әгъзалары составы:
1. Газинур Морат – шагыйрь, публицист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил, Г.Исхакый һәм Ш.Маннур исемендәге премияләр лауреаты, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррир урынбасары.
2. Ләбиб Лерон – шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Хөсни һәм Ш.Маннур исемендәге премияләр лауреаты, “Салават күпере” журналының җаваплы секретаре.
3. Илсөяр Иксанова – шагыйрә, Һ.Такташ һәм С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, “Түгәрәк уен” журналының баш мөхәррире.
4. Марат Закир – шагыйрь, прозаик, Ш.Маннур исемендәге премия лауреаты, “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөхәррире.
5. Әлфәт Закирҗанов – әдәбият галиме, тәнкыйтче, Җ.Вәлиди исемендәге премия лауреаты, Казан федераль университеты доценты, “Казан утлары” журналының әдәби тәнкыйть бүлеге мөхәррире.
Конкурсның икенче сайлап алу турында (1-31 октябрь) жюри әгъзалары эшләрне тикшереп, иң лаеклыларын билгеләде. Икенче сайлап алу турын үткән конкурсантларны «Идел» яшьләр үзәге, традицион рәвештә, бәйгенең йомгаклау өлешенә чакыра. Ул иҗат мәктәбе формасында 2011 елның 12-15 ноябрендә «Регина» ял үзәгендә узачак (Петровский бистәсе). Йомгаклау турының программасында күренекле әдипләр, тәнкыйтьче-галимнәр, журналистлар белән очрашулар; иҗат остаханәләре, әдәби дискуссияләр, төрле экскурсияләр оештыру, театрларга бару каралган.
Бүген исә яшь язучылар "Чәчәкләр китерик Тукайга" акциясендэ катнаштылар. Тукай һәйкәле янында шигырьләр укылды, чәчәкләр салынды.
Конкурсның җиңүчеләрен билгеләү тантанасы 2011 елның 14 ноябрендә 15.00-17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында конференцияләр залында (4 кат) узачак.
Чыганак: http://mc-idel.ru
Фикерләр
root
15 Ноябрь, 2011 - 13:04
Permalink
Җиңүчеләр билгеле!
«ПОЭЗИЯ» номинациясе
Гран-При — Дания Нагимуллина (Балык Бистәсе районы)
I — Лениза Валеева (Яр Чаллы шәһәре)
II — Алмаз Мансуров (Казан шәһәре)
III — Ләйлә Хәбибуллина (Буа районы)
Лауреат — Лилия Сафина (Норлат районы)
Лауреат — Илюся Арикеева (Саба районы)
«ПРОЗА» номинациясе
Гран-При — Айгөл Габдерәхимова (Кайбыч районы)
I — Ләйлә Гатауллина (Теләче районы)
II — Кадрия Хәсанова (Апас районы)
III — Сөмбел Вәлиева (Саба районы)
Лауреат — Гөлнара Гатауллина (Мамадыш районы)
Лауреат — Зөхрә Сагирова (Тукай районы)
«ДРАМА» номинациясе
I — Айдар Зәкиев (Уфа шәһәре)
Лауреат — Алсу Айзатова (Чүпрәле районы)
«БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ» номинациясе
II — Таңсылу Хәйретдинова (Питрәч районы)
Лауреат — Альберт Хаммадеев (Питрәч районы)
Чыганак: http://mc-idel.ru