Интерактив кәгазь газеталар (Aurasma технологиясе)
13 Nov, 2011 Раил Гатауллин 1
Чыганак:
Тайваньның United Daily News газета редакциясе күптән түгел генә гадәти булмаган газета санын бастырып чыгарды. Әлеге газета саны Aurasma технологиясен, икенче төрле әйткәндә - визуаль браузер кулланып ясалган.
Бу технология теләсә нинди объектка визуаль мәгълүмат беркетү мөмкинлеген бирә, әмма аны карау өчен яныгызда интернетка тоташтырылган Android яисә iOS операцион системалары куелган мобиль телефон, смартфон яисә планшет компьютер булу сорала. Шулай ук газетаның рәсми сайтында махсус программа урнаштырырга да кирәк. Ә инде аннары мобиль телефонны газетаның әлеге блогына якын китерергә һәм визуаль мультимедиа яңалыкларны карарга була.
Фикерләр
Кунак
15 Ноябрь, 2011 - 13:47
Permalink
кызык нәрсә
кызык нәрсә