"Белем җәүһәрләре" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең финалистлары билгеле булды
21 Oct, 2011 root 0
Бүген "Белем җәүһәрләре" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең финалистлары билгеле булды. Бәйгенең финалына чыккан интернет-проектлар белән бәйгенең рәсми сайтына кереп танышырга мөмкин (http://konkurs.belem.ru). Бәйгенең экспертлары һәм жюри әгъзалары 41 проект арасыннан 29 эшне финалга сайлап алдылар. Әлеге финалистлар арасында бәйгенең лауреатлары да, призлы урыннар алучылар да, Белем Җәүһәрләре дә бар!
Барлык финалистларны "Казан" милли-мәдәни үзәгендә 29 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә башланачак тантанада көтеп калабыз.