Соңгы кыңгырау көне ачыкланды
Соңгы кыңгырауга бәйле шау-шулар тынды. Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин ассызыклаганча, Татарстан Республикасының барлык урта гомуми белем бирү оешмалары (мәктәп-гимназияләр) өчен соңгы кыңгырау 24 май көнне үтәчәк. Бу 1нче, 9нчы һәм 11нче сыйнфыларга кагыла. 2нче сыйнфтан алып 8нчегә кадәр, унынчылар өчен исә уку елы 31 көнне тәмамлана.
Чыгарылыш сыйныф укучылары (9-11нче сыйныфлар)15 май-23 июнь аралыгында имтиханнар тапшырачак. Шушы ук көннәрдә теләк белдергән укучылар өчен БДИ һәм БРИ оештырылачак. Шуны да әйтеп узарга кирәк, быел өлкән сыйныф укучылары математика һәм рус теленнән БДИ формасында беренче тапкыр сынау узачак.
11нче сыйнфларның шәһәр масштабында уздырылачак Соңгы кыңгырау бәйрәме “Татнефть-Арена” Боз сараенда 24се көнне үтәчәк. Ә Чыгарылыш кичәләре 24-26 июньгә планлаштырылган