2015 нче елда үзләре бәйләнә торган фантастик кроссовкалар дөнья күрәчәк!
«Назад в Будущее» фильмын караган булсагыз андагы үзе бәйләнә торган фантастик кроссовкаларны бик яхшы хәтерлисездер.
2008 елда Nike компаниясе әлеге фантастик идеяне тормышка ашырачагы турында хәбәр иткән иде инде. Күптән түгел Nike әлеге төр кроссовкаларны (Nike Mag) рәсми рәвештә тәкъдир итте.
Кроссовкаларның ян-ягында зәнгәр төстәге яктылык диодлары, үкчә янында төрле төсләрдәге индикатор утлары куелган, алгы якта “Nike” логотибы янып тора. Әлеге утлар 5 сәгать дәвамында бернинди туендырусыз эшли. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, диодлар матурлык өчен генә куелган һәм әлегә бернинди функцияне дә үтәмиләр.
Тышкы кыяфәте белән кинодагы аяк киемнәрен хәтерләтсәләр дә, аларда автоматик бәйләнү функциясе әлегә юк. Бу функция бары тик 2015 елда гына эшләнәчәк, дип хәбәр ителә.
Агымдагы елның 8 нче сентябреннән 18 нче сентябренә кадәр eBay электрон хәйрия аукционына 1500 пар аяк киеме сатуга куелган. Сатып алу бәяләре 2,300$ - 9,959$ аралыгында.
Аукционнан кергән табыш Паркинсон авыруын дәвалауны финанслаучы Майкл Джей Фокс фондына күчерелгән.
Аяк киемен бәйләү сезнең өчен җафага әйләнә башладымы? Озак калмады, көтегез! Nike фирмасы сезнең әлеге ихтыяҗыгызны канәгатьләндерәчәк.