Ятимнәрнең укырга хокукларын кысалар
12 May, 2008 Раил Гатауллин
Мәскәүнең югары уку йортларын тикшергән вакытта ятим һәм караучысыз калган балаларга карата хокук бозу очраклары ачыклаганнар.
Мисал өчен, күп кенә уку йортларында мондый студентларга күптәннән тиешле стипендия түләнми икән.
Шунысы да бар, закон нигезендә, ятим яисә караучысыз калган балалар-абитуриентлар югары уку йортларының әзерлек курсларында бушлай уку хокукына ия. Ләкин, тикшерү ачыклаганча, әзерлек курсларында мондый балалар саны бик аз икән. Бу очракта, балалар үзләре килми, дип акланып булмый. Бүгенге көндә кемнең генә югары белем аласы килми икән!
Бу уңайдан прокурорлар тарафыннан күп кенә югары уку йортларына хаталарын төзәтергә “әмер” бирелгән.
Чыганак: www.usynovite.ru