Урманнарны саклау
Урманны җирнең үпкәләре дип йөртәләр. Халык кислородка бай һава суласын өчен, без яшәгән җирләрнең чирегендә урманнар үсәргә тиеш. Нефть химиясе, машина төзелеше, нефть сәнәгате, объектлары белән шыплап туган һәм халкы тыгыз урнашкан районнарда урманнар ике мәртәбә артыграк булырга тиеш. Ләкин алар бик аз, бары 10—12% кына. Чөнки КамАЗ, АлАЗ, Түбән Кама химкомбинаты кебек гигантлар төзегәндә, табигатьне саклауга тиешле игътибар бирелмәгән. Тиз вакыт эчендә урманнарда ял базалары, профилакторий-санаторийлар, пионер лагерьлары төзеп куйганнар. 300 әр яшьлек наратлар үскән урманнар юк ителә башлый.
Соңгы вакытта еш була торган табигать бәла-казалары урманнарның күпләп юк ителүенә, киселүенә бәйле. Түбән Кама сусаклагычы төзелгәндә 22 мең, Куйбышев сусаклагычы төзелгәндә 56 мең, Түбән Кама химкомбинаты корпуслары төзелгәндә, 35 мең гектар урман су астында калган һәм юк ителгән. Табигатьне пычратуга нефтьчеләр дә зур өлеш кертәләр. Шул рәвешчә республикада урманнар кимүгә бара.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Урманнарны саклау | 6.31 KB |