«Мин һәм дөнья» (1-3 яшьлек сабыйларның балалар бакчасына ияләшү чорын җиңеләйтү)
Димәк, бала балалар бакчасына килгәч, якын кешеләре белән озакка аерылышып кына калмый, ә аннан еш кына үз-үзен тотуның башка таләп куелган ситуациядә кала.
Моны булдырмый калып буламы? Бәлки баланы үз яныңда мөмкин кадәр күбрәк тотаргамы?
Әти-әниләрнең (бигрәк тә әнинең) кайгыртучанлыгы һәм мәхәббәте баланы әлбәттә ныграк саклый. Ләкин бит аңа тормышта бик күп психологик каршылыкларны җиңәргә туры киләчәк, ә моның өчен анда инициативалык һәм мөстәкыйльлек үстерергә кирәк. Күзәтүләр күрсәткәнчә, әгәр 2-3 яшьлек бала уен вакытында барлыкка килгән проблемаларны мөстәкыйль чишсә, ул реаль тормыштагы мәсьәләне чишәргә әзер була, шул исәптән гадәти булмаган шартлардагы яңаларын да.
Шулай итеп, ияләшү механизмнарының формалашуы өчен бер яктан, үз-үзен тоту реакцияләренең нигезләрендә ятучы билгеле стереотипларның туры килүе, ә икенче яктан, бала өчен мөһим булган инициатвалыкның, мөстәкыйльлекнең үсүе - эмоциональ, танып белү, социаль сфералардагы тормышның бай булуы кирәк.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
«Мин һәм дөнья» (1-3 яшьлек сабыйларның балалар бакчасына ияләшү чорын җиңеләйтү) | 953.93 KB |