Казанда яңа уку елы ачылу тантанасы!
10 сентябрь көнне Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты сарае (Казан шәһәре, Галактионов урамы, 24) балалар, аларның ата-аналары һәм яңа уку елы башлануга куанган һәркем өчен бәйрәм концерты уздырыла.
Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты сарае узган ел гына үзенең 75-еллык юбилеен уздырган иде. Шул вакытта Иҗат сараеның мәгариф һәм мәгърифәтчелек үсеше өчен керткән хезмәте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән дә билгеләп үтелде. Быел исә әлеге сарайда көнчыгыш биюләре, пилатес, фитнес-йога, сәнгать гимнастикасы, саксофон класслары да ачылган.
А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сарае, аның бөтен дөньяга танылган атаклы педагоглары һәм шәхесләре үз стеналарында балаларны һәм яшүсмерләрне көтеп калалар. 10 сентябрь көнне шулай ук Иҗат сараеның ачык ишекләр көне дә үткәреләчәк!
Әлеге чара һәм балалар иҗаты сарае турында тулырак мәгълүматны сез аның сайтыннан (http://gddtalish.kros.ru) һәм Ольга исемле педагог (+79372811357) аша белешә аласыз.