Соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак?
Күп кенә Интернет–ресурларда соңгы кыңгырау көне ике атнага иртәрәк үткәреләчәк дигән хәбәрләр күренде. Имеш, бар да имтихан бирү көннәре белән бәйле. Быел чыгарылыш сыйныф укучылары беренче имтиханнарын инде 16 майда ук тапшырачак. Укучылар уку вакыты кыскарды, дип шатлана. Ә укытучылар уку планына сыеша алмый азаплана. Чөнки калган вакыт аралыгында үткән темаларны кабатлап чыгарга өлгермиләр. Әле үтелмәгән темаларны укыту да – икеле.
Россия Федерациясенең калган регионнарында хәл ничек буласы безгә караңгы. Ләкин Татарстанда соңгы кыңгырау гадәттәгечә 25 май көнне узачак. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәгендә ассызыкланганча, республикабызда соңгы кыңгырау көне якшәмбе көнгә туры килү сәбәпле, киресенчә, әле бер көнгә соңгарак – 26 майда чыңлавы ихтимал.