Мәктәпләрдә миллиардер булырга өйрәтәчәкләр
Президент Дмитрий Медведев Россия миллиардерларына мәктәпләргә чыгып, «Уңыш тарихы» дәресләре укытырга тәкъдим итте. Илбашы фикеренчә, аның бу тәкъдименә эшмәкәрләр белән берлектә мәктәп директорлары да колак салырга тиеш. Кешенең теге яки бу өлкәдә ирешкән уңышы һәр очракта да акча гына бәйле түгел бит.
Ә инде укучыларга килгәндә, аларга эшмәкәрлек дәресләрен китаплардан өйрәнгәнче реаль мисалда үзләштерү шактый кызыклы булачак. Андый дәресләргә танылган шәхесләрне күрергә дип кенә дә барасың бит! Медведев сүзләренә караганда, «миллиардер дәресләре» яшьләрне лидерлык сәләтенә, мөстәкыйль фикер йөртергә, авыр хәлдән чыгарга өйрәтергә тиеш.
Россиядә мондый тәҗрибә бар инде. Әле күптән түгел генә сәясәтче булып киткән миллиардер Михаил Прохоров студентлар белән аралаша башлады. «Правое дело» партиясе лидеры агымдагы елның беренче сентябрендә Хөкүмәт каршында Финанслар университетына укырга кергәннәргә тормыш дәресләре бирде.
Чыганак: http://intertat.ru