Галиҗәнап электр (әти-әниләр һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән уздырылган КВН-кичә)
Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, кадерле балалар! Без бу залга энергетиклар көненә багышлап, КВН-кичә уздырырга, безне электр белән тәэмин итүче абый-апаларга шул рәвешле рәхмәтебезне җиткерергә җыйналдык. Бәйрәмегез белән, хөрмәтле энергетиклар! Сезгә хәвефсез көннәр, имин төннәр, ныклы сәламәтлек телибез!
Без бүлмәбездә ут кабызсак, телевизор яки компьютерны кушсак, яисә тузан суыртырга уйласак, һәрвакыт электр җиһазлары һәм электр энергиясе кулланабыз. Электр энергиясе кешелекнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Үзен күреп булмаса да, без аның һәрдаим кирәклеген тоябыз.
Розеткага килеп җиткәнче, электр энергиясе бик озын юл үтә. Аны электр станцияләре эшләп чыгарып, җир астындагы яки багана башындагы кабель линияләре аша балалар бакчаларына, өйләргә, әти-әниләребезнең эш урыннарына, урамдагы прожекторларга җибәрәләр. Станцияләрдән никадәр ерак киткән саен, электр тогының көчәнеше кими. Без куллана торган розеткалардагы электр тогы бик көчсез тоелса да, тормышыбыз өчен куркыныч. Шуңа күрә дә аның белән шаярырга ярамый, бик сакчыллык таләп ителә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Галиҗәнап электр (әти-әниләр һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән уздырылган КВН-кичә) | 19.86 KB |