Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 сыйныфлар) (яңартылды)
1992 елның 8 июлендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Мәгариф министрлыгы җитәкчелегендә бик кыска вакыт эчендә нәтиҗәле эш оештырылды: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуны оештыру буенча махсус программалар, дәреслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар әзерләнде, бу юнәлештә билгеле бер тәҗрибә тупланды, психологик, педагогик нәтиҗәләр ясалды. Бүгенге социолингвистик ситуациядә һәм гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары тормышка ашу кысаларында рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү буенча яңа программалар эшләү зарурлыгы килеп басты.
“Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы” психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянган һәм тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 сыйныфлар) | 438.73 KB |
Фикерләр
Кунак
3 Сентябрь, 2011 - 21:15
Permalink
Әлеге программаны төзүчеләр
Әлеге программаны төзүчеләр иң элек үзләре татарча сөйләшергә һәм фәнни текст язарга өйрәнсеннәр иде. Хөрмәтле авторлар, программагызның 68 нче битендәге кайбер хаталарга игътибар итегез әле: 1) "Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы коммуникатив технология нигезендә цикллыкка корылган булуында". Бу җөмләнең хәбәре кайда калды соң? 2) "Бу дәресләрдә, нигездә, турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә". Текстның өстендә эшләмиләр инде!!! Текст турыдан-туры була алмый бит. Текстны турыдан-туры укудыр, бәлки.
Уңышлар сезгә!
root
6 Сентябрь, 2011 - 00:04
Permalink
Төзәтмәләр өчен рәхмәт!
Төзәтмәләр өчен рәхмәт! Авторларга хәбәр иттек.
root
6 Сентябрь, 2011 - 16:53
Permalink
Интернет - киңәшләшү урыны ул!
Укытучыларга тизрәк җиткезик дип Мәгариф министрлыгыннан әлеге программаны безгә бик ашыгып тапшырганнар иде. Без дә аны порталыбызга шунда ук элеп сезнең игътибарга тәкъдим иттек. Кызганычка каршы, программаның каралама вариантын урнаштырганбыз. Шушы 1-2 көндә нәшрияттан дөрес вариантын алып урнаштырырбыз. Шулай аралашып, киңәшләшеп яшик! Интернет - киңәшләшү урыны ул!
Кунак
4 Сентябрь, 2011 - 20:03
Permalink
Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле
рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар) Ф.С.Сафиуллина ,А.С.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова дәреслекләре буенча
кирәк иде
Кунак
13 Сентябрь, 2011 - 13:22
Permalink
программа
бу программаны кайдан алып була?
root
13 Сентябрь, 2011 - 13:55
Permalink
Программа әлегә Татарстан
Программа әлегә Татарстан китап нәшриятында. Әзер булып алуга ук шушы ук биткә әлеге программаны беркетеп урнаштырырбыз.
root
21 Сентябрь, 2011 - 16:25
Permalink
Яңартылды: укыту программасы (1-11 сыйныфлар)
Хөрмәтле кулланучыларыбыз, укытучылар!
Сезнең күп санлы сораулар буенча Татарстан китап нәшрияты "Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасының (1-11 сыйныфлар)" методик әсбап буларак бастыруга әзерләнгән вариантын электрон форматта тәкъдим итә.
Кунак
29 Сентябрь, 2011 - 23:24
Permalink
кунак
Программа кызыклы. Шулай да авторларның кайбер төгәлсезлекләрен күреп аптырадым. Грамматик минимумда бу алмашлыгы турында гына сүз бара. Лексик минимумда исә монда күрсәтү алмашлыгы да урын алган. Зат алмашлыкларының берлек санын кулланырга өйрәтү турында грамматик минимумда искәрткәннәр. Ә үзләре сөйләм күнекмәләрендә зат алмашлыкларын күплек санда һәм төрле килешләрдә бирәләр. "Без шәһәрдә яшибез. Безнең шәһәр бик матур" җөмләләре моны дәлилләп тора бит. Интернет - киңәшләшеп эшләү урыны дип, бик дөрес әйтелгән. Киңәшләшеп эшлик, җәмәгать!
root
29 Сентябрь, 2011 - 23:44
Permalink
Киңәшле эш - таркалмас
Программа чынлап та яхшы эшләнгән. Махсус татар теле белгече булмасак та, татар теле белеме өлкәсендә күп эшләр башкарырга туры килә.
Сезнең әлеге хәбәр турында программа авторларына хәбәр итәрмен. Алар үзләре дә Белем.руга кергәләп йөриләр, бәлки сезнең хәбәрне миннән дә алда күрерләр.
Киңәшләшеп эшлик!