Россиядә быел 1057 мәктәп бетереләчәк, шуларның күбесе - Татарстанда
22 Aug, 2011 root 2
"Российская газета" хәбәр иткәнчә, быел Россиядә 1057 мәктәп бетерелә. Ул үз чиратында Роспотребнадзор башлыгы Геннадий Онищенко сүзләрен кабатлый. Кыскартыла торган мәктәпләр арасында 900 мәктәп - аз комплектлы авыл мәктәпләре (арасында иң күбе - Татарстанда), ә 157 мәктәп - инде 3 елдан артык капиталь ремонт таләп итә.
Фикерләр
qdb
27 Август, 2011 - 17:31
Permalink
... интернет белән эшләп була
... интернет белән эшләп була торган эшне автобус белән алыштыру – бу прогресска, дөньяның хәзерге үсешенә каршы бару. ягъни, кечкенә мәктәпләрне бөтенләй бетерүгә яхшы альтернатива бар – үзәк мәктәптә һәм кечкенә мәктәптә (һәр класста) видеокамера белән зур монитор куерга ... - http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/2011/08/26/awol-maktaplarini-yapmaw-os... .
root
27 Август, 2011 - 18:25
Permalink
Килешәм
Килешәм, Динар! Аз комплектлы мәктәпләрне бетерүнең төп максаты уку сыйфатын яхшырту һәм экономияләү генә түгел шул. Интернет мөмкинлекләрен файдаланып күп мәктәпләрне саклап калып була, уку сыйфатын яхшырту да мөмкин, шул ук бер укытучы берьюлы берничә мәктәптә бер үк вакытта дәрес тә алып бара ала. Кемнеңдер автобус сатып акча эшлисе бар, кемнеңдер башка сәбәпләр. Кызганычка каршы, мәгариф өлкәсе Россия өчен "акча юу" өчен уңайлы юнәлеш.