“Тылсымлы куллар” журналына ничек язылырга?
Ике айга бер тапкыр чыга торган, 24 битле, мавыктыргыч, серле, балаларның күңеленә хуш килердәй “Тылсымлы куллар” журналына язылыр өчен, 2011 елның 1 сентябреннән почта бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Элемтә өчен телефон: +79172372642. Журналның мөхәррире - Ландыш Фазуллина. Тулырак мәгълүматны “Почта России” каталогыннан эзләп таба аласыз. Индексы – 83078.
Әлеге журналны тәкъдим итү кичәсе бу атнада Казанның “Сабыйлар” балалар үзәгендә узды. Бәйрәмгә җыелган балалар рәхәтләнеп күңел ачты, журналдагы биремнәрне чиште, ә соңыннан тәм-томнан авыз итте. Журналның мөхәррире Ландыш Фазуллина әйтүенчә, балалар белән даими рәвештә очрашып, мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. “Балалар белән шул рәвешле аралашу журналны башкалардан аерып торучы үзенчәлек булып тора, – ди ул. – Бүгенге кичәдә сабыйларның шатланып уенда катнашулары безнең дөрес юнәлештә эш башлаганыбызга ишарәли”.
Кунаклар арасында Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты мәгариф идарәсе белгечләре, “Кенгуру” мәктәбе вәкилләре дә бар иде. Алар һәммәсе дә “Тылсымлы куллар”га югары бәя биреп, әлеге яңа матбугат чарасына ихластан уңышлар теләделәр.