Казан (Идел буе) федераль университетның база мәктәбе - Актаныш гимназия-интернатына рәхим итегез!
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 2011 нче елның 1 октябреннән Актаныш муниципаль районында республиканың сәләтле балалары өчен ачылачак дәүләт карамагындагы гуманитар гимназия-интернатка укучылар кабул итә.
Казан (Идел буе) федераль университетның база мәктәбе буларак республиканың югары уку йортлары галимнәре, югары категорияле укытучылар тарафыннан гуманитар юнәлештә сыйныфларда рус теле һәм әдәбияты, татар теле, инглиз теле фәннәре тирәнтен үзләштереләчәк.
Журналистика, риторика, этика, музыка, театр, хореография, ораторлык сәнгатенә һәм этнографик, спорт-сәламәтләндерү юнәлешләренә зур игътибар бирелеп тулы көченә эшләячәк, уку һәм тору түләүсез булган Актаныш гимназия-интернатына рәхим итегез.
Гимназия-интернатның 7, 8 нче сыйныфларына кабул итү 25 нче август һәм 16 нчы сентябрь көннәрендә комиссия тарафыннан конкурс нигезендә башкарылачак.
Документлар һәр көнне14.00 сәгатькә кадәр кабул ителә (адресы: 423740, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Аэропорт урамы, 3 а йорты).
Телефоннар: (885552) 3-26-04, 3-26-05
Фикерләр
qdb
26 Август, 2011 - 22:28
Permalink
татар телле мәктәп буламы соң
татар телле мәктәп буламы соң ул? "белем ру" сайтында бу язылырга тиеш иде, чөнки сез бу сайтны татар телле мәгариф буенча сайт итеп тотасыз.