Казанда Габдулла Тукай музее
Укытучы. Хәзер үзегезне Казан шәһәренең Татарстан урамында дип хис итегез. Татарстан урамы Казанның Иске Татар бистәсе дип аталган тарихи урынында урнашкан.
1 нче укучы чыгышы. Иске Татар бистәсе турында риваять (“Ялкын”. журналының 2002 ел, август саныннан файдаланырга мөмкин).
Укытучы. Татарстан урамында Тукай исеме белән бәйле урыннар бик күп. Шагыйрьне соңгы юлга да шушы урамнан озатканнар.
Менә безнең алдыбызда - 74 нче йорт. Аны 1903 елда Аппаков дигән сәүдәгәр төзеткән. Бу йорт халык телендә, шунда яшәгән кеше исеме белән бәйле рәвештә, "Шамил йорты" дип йөртелә. Йортның соңгы хуҗасы Вәлиулла Ибраһимов була. Тукай үлеменнән соң, В. Ибраһимов "Бәхет ачкычлары" исемле конфет тартмасында Тукайның фоторәсемен бастырып чыгара (Тукайның фотосурәте төшерелгән конфет тартмасы күрсәтү) 1929 нчы елда В.Ибраһимов Америкага күчеп киткәч, йорт төрле вазифалар башкара, торак йорт итеп тә файдаланыла. 1986 нчы елның 11 июнендә бу ике катлы бинада Г. Тукай музее ачыла.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Казанда Габдулла Тукай музее (рус мәктәбенең 5 нче сыйныфында бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе) | 11.68 KB |
Фикерләр
Кунак
2 Октябрь, 2012 - 16:02
Permalink
нигэ арча
нэрсэгэ арча дип аталган
Раил Гатауллин
2 Октябрь, 2012 - 16:30
Permalink
Иске Чүриле — Арча районындагы торак пункт
Иске Чүриле — Татарстан Республикасының Арча районындагы торак пункт булганга күрә... (http://tt.wikipedia.org/wiki/Иске_Чүриле) Соравгызны дөрес аңлаган булсам.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин