belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре

9 Aug, 2011 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Әлмәт муниципаль районы Түбән Мактама 1-нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы

Кулланылган методика: Г. Рәхимов “Үстерелешле укыту” методикасы.

Предметара бәйләнеш: татар теле һәм әдәбият.

Яңа темага багышланган презентация экранда күрсәтелеп барыла:

- Укучылар, бүген без Сезнең белән әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен карап китәрбез (экранда дәреснең темасы, максаты күрсәтелә).

- Ә хәзер экрандагы җөмләләргә карагыз әле. Бу җөмләләр турында ниләр әйтә аласыз?

Җөмләләр:

1) Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән. “Туган тел”

2) Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри? “Су анасы”

3) Әйтәләр: “Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел! И җүләр, кысканга былтыр, кычкыралармы быел?” “Шүрәле”

4) И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! “Туган тел”

(Укучылар әлеге җөмләләрнең төрләрен, нинди тыныш билгеләре кулланылганын, интонациясен һ.б. әйтәләр)

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре (VIII сыйныф)9.76 KB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Предметлар: 
Татар теле (татар мәктәбе)
Татар әдәбияты
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 09.08.2011 - 10:18): http://belem.ru/node/3331