Бөек Җиңү көненә багышланган сценарий
Таякка таянган, кулына чәчәк тоткан ана боек кына һәйкәл янына килә:
- Исәнме, улым, менә мин яңадан синең янында, салкын түгелме, балакаем?
Улы: (магнитофоннан акрын гына егет тавышы ишетелә) Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен белмим мин. Миңа беркайчан да салкын булганы юк.
Ана: Нигә үзеңне сакламадың улым? Хәтерлисеңме, җиңәрбез дә кайтырбыз дигән идең, улым?
Улы: Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Мин генә түгел, меңнәр, миллионнар бу көрәштә башларын салды. Картлык көнендә ничек яшисең, әнкәй?
Ана: Бар да җитеш, улым. Менә әби инде мин. Бәлки бик тиз генә танымагансыңдыр?
Улы: Таныдым, әнкәем, әллә кайлардан таныдым, күз нурым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым да, инде үзем дә кузлы тимердән. Мәңгелек мин, әнкәем!
Ана чәчәк сала, яшен сөртә, акрын гына атлап чыгып китә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Бөек Җиңү көненә багышланган сценарий | 13.19 KB |