Казахстанда урыс мәктәпләре урынына казахчалар ачыла
Астанадагы хөкүмәтнең планнары зурдан. Алар 2020 елга илнең барлык халкы да казахча белергә тиеш дип саный һәм моны тормышка ашыру өчен дәүләт теленең абруен күтәрергә тырыша.
2011-2020 елга караган телләрне гамәлгә кую һәм үстерү дәүләт программасы илдә казах мәктәпләрен арттыруны истә тота. Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларында ана телен үстерүне, ә өлкәннәр өчен эш урыннарында казах телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар булдыруны максат итә.
Дәүләт оешмаларында да хәзер казах телен камил белү таләбе куела һәм бу башка оешмаларга да киңәш ителә.
Күптән түгел узган сайлауда президент вазифасына намзәтләр дә казах теленнән имтихан бирергә тиеш иде. Апрельдә кабат сайланган президент Нурсолтан Назарбаев ана телендә иркен аралаша һәм казах теле үсешен алга сөрә.
Яңа уку елы башыннан Тимертауда 9нчы урыс лицее һәм 16нчы урыс-казах мәктәбе 1 сентябрьдән тулысы белән казахча укытуга күчә. Әгәр Тимертауда урыс телле мәктәпләр 16 булса, казахча белем бирүче мәктәп бары өчәү генә. Калган 12 мәктәптә белем бирү ике телдә бара.