Рәшит Сюняев Япониянең Киото бүләгенә ия булды
Дөньякүләм танылган галим, астрофизик Рәшит Сюняев Япониянең төп фәнни бүләгенә ия булды. Япониянең Инамори вакыфы тарафыннан булдырылган Крафорд бүләге җәмгыятьне яхшыртуга зур өлеш керткән галимнәр, рәссамнар, режиссерлар һәм фәлсәфәчеләргә бирелә.
Вакыфның рәсми сәхифәсендә әйтелгәнчә, 2011 елның фундаменталь фәннәр өлкәсендәге бүләге Рәшит Сюняевка “галәм өйрәнүдә зур уңышлары, атап әйткәндә, флуктуация теориясе” өчен бирелгән.
Алдынгы технология өлкәсендәге бүләк американ галиме Джон Вернер Канга (John Werner Cahn), сәнгать һәм фәлсәфә өлкәсендәге бүләк Япониядәге кабуки артисты Томасабуро Бандога (Tamasaburo Bando) бирелгән.
Рәшит Сюняев Германиядәге Макс Планк исемендәге астрофизика институты мөдире. Берүк вакытта ул Русия фәннәр академиясенең галәм тикшеренүләре институтында баш фәнни хезмәткәр булыр тора. Рәшит Сюняевның галәмдәге нурланышларны тикшерү хезмәтләре галактикалар төзелешен өйрәнүгә нигез салды, галәмнең ничек итеп тәрәккый итүен аңлауга юл ачты.
Рәшит әфәнде дөньяның берничә академиясенең шәрәфле әгъзасы булып тора, төрле халыкара бүләкләр иясе.
Киото бүләген тапшыру тантанасы 10 ноябрь көнне Киото шәһәрендә үтәчәк. Бүләкнең акчалата күләме 50 миллион йен (625 мең доллар чамасы).