Татарстан педагогларының август конференциясе секцияләре эшли башлый
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм министрлыгы мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясе кысаларында 28 июньдә Яр Чаллы белем бирү учреждениеләре базасында тәрбия мәсьәләләре буенча секция утырышы үткәрә. “Белем бирү сыйфатын яхшырту факторы буларак, белем бирү учреждениеләренең балаларның сәламәтлеген ныгыту буенча эшчәнлеге” дигән темага утырышка район (шәһәр) мәгариф бүлекләре (идарәләре)нең балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләре, физкультура укытучыларының методика берләшмәләре җитәкчеләре чакырулы.
Секция утырышы вакытында укучыларның сәламәтлеген саклау проблемаларын хәл итү, белем бирү процессында – сәламәтлек саклау технологияләре, бу өлкәдәге тәҗрибәне гомумиләштерү, укучыларда үз сәламәтлегеңә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ата-аналар белән эшләүгә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелер дип көтелә.
Секция кысаларында шулай ук Яр Чаллының Балалар һәм яшьләрнең шәһәр иҗат сарае базасында балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре директорларының республика семинар-киңәшмәсе уза. Алар “Киләчәк” мәгариф стратегиясен тормышка ашыру барышында балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге турында фикер алышачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru