“Милли мәктәпнең бүгенгесе һәм киләчәге” дип аталган видеоконференция
17 Jun, 2011 Раил Гатауллин 0
20 июньдә – дүшәмбе көнне - көндезге сәгать бердә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының матбугат очрашулары залында милли мәгариф проблемаларына багышланган “Милли мәктәпнең бүгенгесе һәм киләчәге” дип аталган видеоконференция уздырыла.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин; Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илнар Һидиятов; Казан шәһәренең 1 нче татар гимназиясе директоры Гөлфия Шәмсиева катнашуы көтелә.
Видеоконференция Декабристлар урамында икенче йортта (12 нче кат) уза.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru