YouTube сайтында 3D-роликлар һәм фильмнар карау мөмкинлеге булдырылды
3D режимында компьютерда роликлар карау өчен хәзер кинозалларга барып йөрү аермачык түгел, андый фильмнар һәм роликларны өйдәге компьютерда да карап булачак. Күптән түгел андый мөмкинлекне YouTube сайты булдырды.
Әмма ләкин андый роликлар карау өчен компьютер бераз үзгә булырга тиеш. Моның өчен компьютерда 3D Vision технологиясен куллану мөмкинлеген биргән NVIDIA видеокартасы, 3D-күзлекләр һәм тиешле монитор булырга тиеш. Аннары Firefox 4 урнаштырасыз һәм "Видеоны 3D режимында карау" функциясен кушып җибәрәсез. Болар барысы бергә 400 доллар (12000 сум) чамасы тора.
3D-режимда яздыра ала торган камера белән сез YouTube сайтына үзегезнең 3D-видеофильмнарны да йөкли аласыз. Тагын 4 елдан мондый мөмкинлекләре булган компьютерлар саны ким дигәндә 40 тапкыр артыр дип көтелә.