“Йомры икмәк” әкиятен сөйләү
- Балалар, әйдәгез әле күзләрне йомып урманны күз алдына китерик. Урманда нәрсәләр үсә? (балаларның җаваплары)
- Нинди җәнлекләр яши ? (аю, төлке, бүре)
- Урманны бик матур күз алдына китердегез. Хәзер мин аны геометрик фигуралардан төзим, сез ярдәм итәрсез.
- Урманда бик күп агачлар үсә, менә бу өчпочмак белән чыршыны төзим.
- Чыршы нинди төстә?
- Нинди фигура? (өчпочмак, балалар белән кабатлау)
- Чыршыдан ерак түгел ромашка чәчәге үсеп утыра.
- Ромашканы нинди фигурадан төзедем? (түгәрәк)
- Урманда тар гына сукмак барлыкка килде.
- Юл нинди фигурадан? (туры почмаклык)
- Ул безне кечкенә генә өйгә алып бара.
- Өйне нинди фигуралардан төзербез? (өчпочмак, туры почмаклык)
- Бу өйдә әби белән бабай яшәгән. Әби “йомры икмәк” пешергән һәм ул менә шушы юлдан тәгәрәп киткән. (Әкиятне тәрбияче сөйли)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Йомры икмәк” әкиятен сөйләү | 5.79 KB |