Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәрим тормышында һәм иҗатында кызыклы фактлар (йомгаклау дәресе)
Фатих Кәрим тормышында гаиләсеннән, туганнарыннан озаклап аерылып торган чорлар да булган. Монда авыр сугыш еллары гына түгел, ә илдә барган репрессия еллары да гаепле. Нахак бәла аркасында Ф.Кәрим төрмәгә барып эләгә. Үзе генә түгел, бик күп әдипләр, артистлар, хәрбиләр, галимнәр белән. Илдә канкойгыч сугыш барганда да, бу бер гаепсез “халык дошманнары” төрмәләрдән чыга алмаган. Бары тик хатыны Кадрия ханымның аерата тырышлыгы, дуслары, шул исәптән язучы Кави Нәҗми ярдәме белән генә Ф.Кәримгә иреккә чыгу бәхете эләгә. Тик бер шарт белән – кичекмәстән сугышка китәргә. Ничә еллар гаиләсеннән аерылып торган шагыйрь үзе турында уйлыймы соң?
1941 елның декабре башында ук ул фронтка китеп бара. Билгеле инде, мондый вакытта араларны якынайтып, хатлар йөри. Төрмәләрдә утырганда да, сугыш кырында чакта да шагыйрь һәм аның яраткан хатыны Кадрия ханым хатлар ярдәмендә сагышларын басканнар, бер-беренең хәлен белгәннәр, күңел яраларына дәва булырлык сүзләр тапканнар. Фатихына авыр сугыш давылларына бирешмәслек көчне бирерлек хатлар язарга кирәклеген Кадрия ханым яхшы аңлаган. (Компьютер ярдәмендә “Сөембикә”дә басылган хатларның күчермәләрен күрсәтү). Бүгенге көндә әлеге хатлар Ф.Кәрим һәм аның төп таянычы, терәге булган Кадрия ханым, аларның олы мәхәббәте турында сөйләүче төп шаһитләр булып тора.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәрим тормышында һәм иҗатында кызыклы фактлар (йомгаклау дәресе) | 46 KB |