Җәйге ялда Яшел Үзәндә 4 яшьтән алып 16 яшькә кадәр булган 7 меңләп бала төрле лагерьларда ял итәчәк
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Валерий Горшунов сүзләренә караганда, быел ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы линиясе буенча 5 меңнән артык бала төрле лагерьда ял итә алачак. Районда балалар һәм яшьләр ялын оештыру программасына ярашлы рәвештә, балаларга шәһәр читендәге стационар һәм мәктәп лагерьларында ял итәргә мөмкин булачак. Балаларга һәм яшүсмерләргә өстәмә белем бирү муниципаль учреждениеләре һәм аларның базасындагы балалар мәйданчыклары 1 июньнән 30 августка кадәр эшләп, аларда 4 яшьтән алып 16 яшькә кадәр булган 7 меңләп бала шөгыльләнә алачак. 1320 яшүсмер һәм студентны мәшгульлек үзәге аша вакытлыча эшкә урнаштыру мөмкинлеге бар. 300 студент 6 юнәлештә – вожатый, төзүче, археолог, проводник, менеджер һәм башкалар булып эшли алачак, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” хәбәрчеләре.
Бу программада Сәламәтлек саклау, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыклары аша балаларны шифаханәләргә “Ана һәм бала” юлламалары белән тәэмин итү дә каралган. Мәктәп лагерьларында 4320 бала ял итәргә җыена. Палаткалы лагерьга 30 кешелек квота каралган. Шуларның 15е авыр хәлдә калган балаларга биреләчәк. Мондый лагерьларга юлламаның тулы бәясе - 4200 сум, ата-аналарга ул 630 сумга төшәчәк. Спортчыларга, яшүсмерләр клубларында, бию коллективларында шөгыльләнүчеләргә профильле сменалар оештыру күздә тотыла. 960 бала муниципаль лагерьларда сәламәтлекләрен ныгыта алачак. Муса Җәлил исемендәге һәм “Чайка” лагерьларында 1000 бала сәламәтлеген ныгытачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru