Россиядә урта белемне алу түләүле булачак!
17 May, 2011 Раил Гатауллин 0
Россиядә урта белемне алу һәм медицина түләүле булачак! Әлеге карарны "Бердәм Россия" партиясе бердәм хуплады һәм закон үз көченә керде.
Мәктәпләрнең яшәү-яшәмәве хәзер бары тик мәктәптәге укытучылар коллективыннан гына бәйле булачак. Ягъни үзләрен үзләре туйдыра алган мәктәпләр генә яшәп калачак - хөкүмәт мәктәпләрдә рус теле, математика, физкультура, инглиз теле, тарих кебек фәннәрне укыту өчен түләүне генә үз өстендә калдырды. Балалары рәсем ясарга, җырларга, компьютер нигезләренә өйрәнсен һәм тиешле белем алсын өчен агымдагы елның 1 сентябреннән ата-аналар хәзер мәктәпкә акча түләргә тиеш булып чыга. Бер баланы тиешенчә укыту өчен ата-анага аена 20-25 мең сум чамасы акча кирәк булачак.
Башлангыч белем алу әлегә бушлай.