belem.ru порталында татар радиоларын тыңлау мөмкинлеге ачылды!
Кадерле дуслар, хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Унынчы майдан алып belem.ru порталында татар радиоларын тыңлау мөмкинлеге ачылды! Радионы тыңлау өчен уң як блокта урнашкан радиолар блогында үзегез тыңларга теләгән радионы сайлагыз һәм татар телле радио дулкыннарда булыгыз! Интернетта утыруларыгыз тагын да күңеллерәк һәм файдалырак булсын!
Радиоларның исемлеге тулылана бара. 20 нче май көнне исемлеккә Яңа Гасыр радиосы, 22 нче май көнне "Кызыл таң" радиосы (Башкортстан Республикасы) өстәлде. Бүгенге көндә интернет челтәрендә сез түбәндәге радиоларны тыңлый аласыз:
- Qazan Radiosi: http://qazan-radiosi.com
- Татар радиосы: http://tatarradio.ru
- Күңел радиосы: http://kunel.ru
- Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе: http://tnv.ru
- "Кызыл таң" Башкортстан Республикасы иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни басмасы: http://kiziltan.ru
Ихтирам белән, belem.ru порталы коллективы