Татар Дәүләт филармониясендә балалар көче белән Бөек Ватан сугышында җиңү көненә багышланган "Бөек Җиңү варислары" дип аталган бәйрәм концерты уздырыла
4 May, 2011 Раил Гатауллин 0
Казан шәһәре “Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗаты сарае” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесе хәбәр итүенчә, иртәгә, 5 нче май көнне, Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенең концертлар залында 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңү көненә багышланган "Бөек Җиңү варислары" дип аталган бәйрәм концерты уздырылачак. Концерт 11.00 сәгатьтә башлана.
Бәйрәм концертына сугыш ветераннары чакырулы.
Бәйгене Казан Мәгариф идарәсе һәм Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗаты сарае оештыра.
Сораулар буенча 238-50-49; +79372811357 телефоннары буенча элемтәгә керергә мөмкин. Татар Дәүләт филармониясе Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 73 адресы буенча урнашкан.