Мәктәптә уңыш бәйрәме (5 – 7 класслар өчен автор шигырьләреннән сценарий)
2 May, 2011 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Татарстан Республикасы Актаныш 1 нче урта мәктәбенең югары квалификацион категорияле биология укытучысы Чинаева В.М.
Күңелле чор - көзге уңыш чоры,
Икмәк белән тулы амбарлар.
Тыныч йоклый, көнне төнгә ялгап
Икмәк суккан көчле агайлар.
Тырыш хезмәт куеп, укучылар
Яшелчәне мулдан үстерде.
Витаминлы сулар ясау өчен
Җиләк-җимеш җыеп киптерде.
Быел мәктәп бакчасыннан
Бик югары уңыш алдык без.
Ашханәдә кышын ашар өчен
Яшелчәләр кертеп салдык без.
Бәрәңгене, кишер, кәбестәне
Күптән инде җыйнап өлгердек.
Уңдырышлы мәктәп бакчасына
Әйдә, бүген рәхмәт белдерик!
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Мәктәптә уңыш бәйрәме (5 – 7 класслар өчен автор шигырьләреннән сценарий) | 7.3 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: