Шигърият дөньясында
Апрель аенда Республикабызда сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган бик күп чаралар уздырылды. Ул чараларда 10 нчы гимназия дә бик актив катнашты.
22 нче апрельдә Казан шәһәренең Актёрлар йортында уздырылган Гала-концерт бездә онытылмаслык хатирәләр калдырды. Габдулла Тукай иҗатын яраткан укучыларның һәм сәнгать әһелләренең чыгышлары күңелебезгә хуш килде. Бу чарадан без рухи байлык, канәгатьләнү хисләре алып кайттык.
26 нчы апрель башкалабызда үткәрелгән Габдулла Тукайга багышланган шигырь бәйрәмендә катнашырга насыйп булды. Талантлы шагыйрьләребезнең, күренекле шәхесләребезнең, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең чыгышлары бездә зур дулкынлану һәм горурлык хисләре уятты.
Ә безне сөендергәне Республикасы күләмендә уздырылган “Мин татарча сөйләшәм” акциясе. Без Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясе коллективы шушы акция кысаларында мәртәбәле III урынга лаек булдык. Бу безнең өчен зур шатлык һәм киләчәктә дә бу чарада актив катнашырбыз дип өметләнәбез.
Яшел Үзән шәһәре, 10 нчы гимназия.